Бу атнада Төбәкара клиник-диагностика үзәге җитештерүчедән медицина хезмәткәрләренә ярдәм итү йөзеннән бер тапкыр кулланыла торган 10 мең битлек һәм 3 мең башлык алды.
- Катлаулы эпидемиологик чорда шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү безнең өчен аеруча мөһим, - дип билгеләп үтә РКДҮ белгечләре.
Битлек режимын саклау медицина учреждениесендә мәҗбүри. Мондый ярдәм кеше сәламәтлеге өчен көндәлек куркынычны киметүгә зур өлеш кертә.