Түбән Каманың Балалар шәһәр хастаханәсе «Бөтенроссия Мактау китабы» реестрына кертелде

2020 елның 3 июле, җомга

Перинаталь үзәкле Балалар шәһәр хастаханәсе 2019 елгы «Бөтенроссия Мактау китабы» федераль реестрында катнашучылар составына керде.

«Бөтенроссия Мактау китабы» федераль реестры 2008 елда булдырылган һәм 2013 елдан бирле ел саен формалаша.

Мактау китабына төрле милек рәвешләрендәге һәм эшчәнлек өлкәләрендәге оешмаларның иң лаеклылары кертелә. Әлеге оешма территориянең социаль-икътисади үсешенә һәм үз тармагының нәтиҗәлелеген арттыруга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International