Чистай районында күчмә хезмәт белән паллиатив медицина ярдәме кабинеты ачылды

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

2020 елның 7 июлендә Татарстан Республикасының Чистай районында «Чистай РҮХ» ДАССУның сырхауханәсе җирлегендә күчмә хезмәт белән паллиатив медицина ярдәме кабинеты ачылды. 2014 елда Казанда коммерцияле булмаган хәйрия хосписын ачып, Анжела Вавилова исемендәге Фонд, пациентларга ярдәм оештыру өчен, Татарстанның һәр муниципаль районында күчмә хезмәт белән паллиатив медицина ярдәме кабинетлары челтәрен булдыру инициативасы белән чыккан иде.

«Чистай РҮХ» ДАССУ сырхауханәсе базасында паллиатив кабинетны ачу «Татнефть»хәйрия фонды грантлар конкурсында җиңү аркасында мөмкин булды. Анжела Вавилова исемендәге фонд инициативасы шулай ук Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Чистай муниципаль районы администрациясе һәм Чистай РҮХ җитәкчелеге тарафыннан тулысынча хупланды.

Паллиатив кабинетны ачу тантанасында Татарстан Республикасының VI чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, . Анжела Вавилова исемендәге лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм итү буенча иҗтимагый хәйрия фонды идарәсе рәисе Владимир Вавилов, Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов, ТР ССМ паллиатив ярдәм буенча баш штаттан тыш белгеч Илсур Шәймәрданов, Чистай РҮХнең баш табибы Рәис Мостафин, «Татнефть» хәйрия фонды рәисе Ренат Мамин катнашты.

«Бүген безнең районда мөһим вакыйга - Чистай шәһәрендә күчмә хезмәт белән паллиатив ярдәм кабинеты барлыкка килде. Бу район өчен бик яхшы бүләк. Кайбер пациентларга паллиатив ярдәм бик кирәк.

Сезгә, Владимир Владимирович, шулай ук «Татнефть» хәйрия фондына һәм социаль әһәмиятле медицина ярдәмен оештыруда катнашканнарга зур рәхмәт белдерәм», - дип билгеләп үтте үз чыгышында Дмитрий Алексеевич.

«Хәзерге вакытта Татарстанда өченче паллиатив ярдәм кабинеты ачыла. Һичшиксез, бу безнең фондның, «Татнефть» хәйрия фондының, шулай ук Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының, район администрациясенең һәм Чистай РҮХ җитәкчелегенең уртак проекты. Иң мөһиме-проект эшләсен, табиблар пациентлар белән эшләгәндә һәр кешенең проблемасына күңел белән үтеп керсен һәм халыкка кирәкле паллиатив ярдәм күрсәтелсен», - дип билгеләде Владимир Вавилов.

Проектны гамәлгә ашыру елында Татарстанның Чистай муниципаль районында яшәүче кимендә 300 паллиатив пациент кирәкле паллиатив ярдәм алачак. Паллиатив ярдәм кабинеты каршында ачылган күчмә хезмәт аена кимендә 50 тапкыр өйдә авыручы пациентларга барачак.

Грант тәмамланганнан соң паллиатив ярдәм кабинеты күчмә хезмәт белән үз эшен дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International