Сортлау госпиталенә беренче булып килгән медицина хезмәткәрләрен сәламәтлек саклау идарәсендә билгеләп үттеләр. Бу хезмәткәрләр беренчеләрдән булып коронавирус инфекцияле пациентлар белән очраша, нәкъ менә сортлау бүлегенә 3 апрельдән башлап пневмониягә һәм COVID-19га шикләнгән пациентларны китерәләр.
Табибларга, шәфкать туташларына, рентгенлаборантларга һәм санитаркаларга – барлыгы 29 кеше – В.Рәхимова Сәламәтлек саклау министрлыгы, Түбән Кама районы башлыгы һәм идарәсе исеменнән грамоталар һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.