Камаловлар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды.
8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегенең актлар залында «Чистай РҮХ» ДАССУның медицина хезмәткәрләре Салават һәм Гүзәл Камаловлар гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшыру тантанасы булды.
“Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” Гаилә көнендә иң күркәм һәм үрнәк парларга медале тапшырыла. Әлеге медаль чирек гасырдан артык бергә гомер кичергән, акыллы, тәртипле балалар тәрбияләп үстергән гаиләләргә бирелә. 2020 елда, ТАССРның 100 еллыгы елында әлеге пар Камаловлар Салават Госман улы һәм Гүзәл Тәбрис кызы була.
Бу истәлекле көнне Камаловлар гаиләсенә җылы һәм ихлас теләкләрне район башлыгы Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Динара Җәләлова, Чистай ҮРХ баш табибы Рәис Мостафин җиткерде.
Район башлыгы Дмитрий Иванов бәхетле гаилә парына «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален, гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен үткәрү буенча РФ оештыру комитетының Мактау грамотасын бирде, чәчәкләр бәйләме белән бүләкләде.
Камаловлар егерме алты ел элек язылышканнар. Яшь Салават һәм Гүзәл Казан медицина көллиятендә укыганда танышканнар. Камаловлар гаиләсендә аларның нәкъ менә Чистай шәһәрендә яшәячәгенә беркайчан да шик булмаган. Тырыш, хезмәт сөючәнә Камаловлар гаиләсен Чистай халкы һәм хезмәттәшләре хөрмәт итә.
Хәзерге вакытта Салават Госман улы Чистай РҮХнең стационарында терапия бүлеге мөдире, ә тормыш иптәше – Гүзәл Тәбрис кызы Чистай РҮХ сырхауханәсендә шәфкать туташы булып эшли. Икесе дә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Салават Госман улы һәм Гүзәл Тәбрис кызы ике бала тәрбияләп үстерә. Уллары Булат полициядә эшли. Кызлары Алисә Ижау дәүләт медицина академиясенең 2 курс студенты. Алисә дә үз тормышын медицинага багышларга уйлый.