Яр Чаллы шәһәре Кама балалар медицина үзәгенең Перинаталь үзәгендә ана һәм балачак бәйрәмнәренә багышланган тантаналар күркәм традициягә әверелә. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне дә сабыйларны бәйрәмчә теркәүдән башка узмады. ЗАГС бүлеге белгече яңа туган баланың әти-әниләренә бала туу турында таныклыклар һәм КБМҮнең партнерыннан бүләкләр тапшырды.