ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды

9 июль 2020 ел., пәнҗешәмбе

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре тарафыннан хезмәт тәртибе таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясе утырышы узды. Киңәшмәне ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Гарипов үткәрде.

Мәнфәгатьләр каршылыгын ачыклау һәм җайга салу коррупциягә каршы торуның мөһим өлеше булып тора. Ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре өчен мәнфәгатьләр конфликты барлыкка килү мөмкинлеген булдырмауга  чаралар күрү, учреждение мәнфәгатьләре белән шәхси мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау һәм барлыкка килгән мәнфәгатьләр каршылыгы яки аның барлыкка килү мөмкинлеге турында хәбәр итү бурычы куелган. Күрсәтелгән таләпләрне бозу очраклары тиешле комиссияләр тарафыннан карала. Моннан тыш, учреждение җитәкчесе мәнфәгатьләр каршылыгына китерергә мөмкин булган эшкуарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнергә, юридик затны гамәлгә куючы булырга, башка түләүле эш башкарырга хокуклы түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International