“Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә Түбән Кама шәһәрендә танылган Пискаревлар гаиләсе лаек булды. Быел Пискаревлар туйларының 35 еллыгын билгеләп үтә.
Елена Леонидовна, ТКҮРКХнең эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары. Аның тормыш иптәше Юрий Алексеевич күп еллар дәвамында шәһәр стоматология сырхауханәсен җитәкләде, хәзер шулай ук медицина өлкәсендә эшли.
Бүләкләү тантанасы Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Әхсән Фәтхетдинов музеенда узды.
ТКҮРКПХ коллективы һәм администрациясе Пискаревлар гаиләсенә бәхет тели һәм барлык котлауларга кушыла!