Бүләкләрне хастаханәнең йогышлы авырулар бүлегенең 71 хезмәткәре алды.
Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты үз продукциясен Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе медперсоналына бүләк итте.
Һәр медицина хезмәткәре 5 килограмм авырлыктагы бүләк алды. ЗМКның азык-төлек җыелмасы составында - йомшак эремчек, май, сөт, кефир, каймак һәм «Очень важная корова» сөт өсте, «Обнимама» эремчеге һәм балалар сөте, «Васькино счастье» катыгы һәм эретелгән сыр.