Таныш булыгыз, бу Гүзәл Кузнецова. Коронавируска кадәр ул 3 нче номерлы кабул итү бүлмәсендә эшләгән иде. Ә апрельдән башлап провизор бүлегендә эшли, анда пневмониягә һәм СOVID-19 шикле барлык пациентларны китерәләр. Биредә медицина хезмәткәрләре башка төр авырулардан коронавируслы авыруларны дифференциацияли һәм пациентларга дәвалауның беренче этабында ярдәм итә.
Гүзәл кабул итү бүлмәсендә 22 ел эшли инде. Башта санитар булса, ә медицина көллиятен тәмамлаганнан соң шәфкать туташы булып эшли. Авыр иде, ул чакта эштән китәсе килгән иде, ди ул. «Бу медицинадан китү теләгенең бердәнбер очрагы иде. Ә аннары эшемнең нәтиҗәсен күрә башладым. Кеше сәламәтләнгәндә, монда зур булмаса да, минем дә өлешем барлыгын аңладым. Һәм, әлбәттә, рәхмәт сүзе - ул һәрвакыт көч өсти", - дип уртаклашты Г.Кузнецова.
Иң авыр смена турында
"Элек кабул итү бүлмәсенә инфаркт һәм инсульт булган пациентларны китерә иделәр, 90 нчы елларда утлы яраланучылар күп булды. Ә соңгы вакытта, коронавируска кадәр әле, Түбән Кама халкы ешрак эчләре һәм йөрәк авырулары, температура, бронхит, астма, шикәр диабеты кискенләшүе, шулай ук гинекология һәм онкология авырулары белән мөрәҗәгать иткән. Һәр сменада пычак яралары булган пациентларны китерә иделәр. 7 ел элек 8 Март алдыннан бер-бер артлы пычак яралары булган өч егетне китергәннәр иде, аларны бер үк кеше яралаган. Берсе кабул итү бүлмәсендә үлә – пычак ярасы аның култык астындагы артериясенә тигән булган, егет подъездда ятканда бик күп кан югалткан. Шунда ук туганнары, дуслары килде. Ул вакытта мәрхүмнәрнең әти-әниләренә карарга авыр булган иде. Бу егет артыннан яраланганның икенчесен, өченчесен алып килделәр, аннары ашказанына кан агуы белән пациент килде, һәм безгә аларны ничек, кая җибәрелүен тиз арада хәл итәргә кирәк иде", - дип уртаклашты Г.Кузнецова.
Кабул итү бүлмәсендә 22 ел эшләү дәверендә бу мөлаем хатын-кыз пациентларның үлүен бер генә күрмәгән. Гүзәл барлык кичерешләрен эштә калдырырга тырыша, тик һәрвакыт алай килеп чыкмый: "Өйгә кайтасың һәм барыбер уйланасың. Тик ничек кенә авыр булмасын, яңадан эшкә барам. Чөнки иң мөһим максат – кешегә ярдәм итү. Үземне пациентлар урынына куям - алар да кемнеңдер туганнары, балалары, әти-әниләре, абыйлы-энеле, сеңелләре һәм аларга мөмкин кадәр ярдәм итәсе килә".
Могҗиза турында
«Мондый очраклар күп, әмма барысын да истә калдырып булмый. Хәтерлим, йөрәккә пычак ярасы белән егетне алып килгәннәр иде. Хезмәттәшләр операция бүлмәсенә йөгерде һәм безнең хирург Артем Альберт улы Закиров егетне коткарды.
Пациентлар турында
«Мин эшли башлагандамедикларны хөрмәт итә иделәр, әмма аннары безгә мөнәсәбәт үзгәрде. Бу коронавирус белән вазгыятькә кадәр пациентлардан, күбесенчә яшьләрдән, безгә карата тупас сүзләр дә ишетеп була иде. Хәзер мөнәсәбәт үзгәрә, безне аңлыйлар, безгә сәламәтлек телиләр».
Коронавирус турында
«Без барысы да үтеп китәр дип уйлаган идек. Чаллыда госпиталь ачылгач та, коронавирус безгә кагылмас дип өметләнгән идек. Аннары үзең, хезмәттәшләрең, туганнарың өчен куркыныч була башлады. Хәзер пациентлар саны бик күп, шуңа үзең турында бөтенләй уйламыйсың да. Пациентны кабул итү өчен без чиста зонада чумага каршы костюмнарга киенәбез һәм кызыл зонага чыгабыз. Хәзер ашыгыч ярдәм кешеләрне бер-бер артлы алып килә, без бары тик чиста зонага әйләнеп керәбез, костюмнарны салабыз һәм яңадан киенергә кирәк була. Кайвакыт су эчәргә дә вакыт юк. Пациент провизорга килгәч, аны җайлырак итеп утыртырга, кабул итәргә һәм тизрәк бүлеккә күчерергә тырышабыз. Кайчагында, кешенең сулыш кысылганын күргәндә, минем дә сулышым бетә».
Хезмәттәшләр турында
"Провизордагы сменалар хезмәттәшләр белән якынаюга ярдәм итте. Табиблар Ольга Михайловна Карамовага һәм Александр Дмитриевич Тартачникка, мөдиребез Роман Андреевич Фроловка, һәм, әлбәттә, барлык кызларыбызга, хастаханәнең бөтен коллективына бик рәхмәтле. Барлык хезмәттәшләребезгә-сәламәтлек, көч һәм түземлек телим, барысы да әйбәт булачак. Безнең пациентларга тизрәк терелү, ә калганнарга яхшы тукланыгыз һәм иммунитетны саклагыз дип киңәш итәсем килә. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!».