Рәхмәт йөзеннән бүләк

2020 елның 14 июле, сишәмбе

Хәзерге вакытта коронавирус йогышы белән пациентлар тормышы өчен көрәшүче медицина хезмәткәрләренә косметология процедуралары студиясе вәкиле 23 сертификат бүләк итте. ТКҮРКХнең баш табибы Хәбибулла Әхмәдов хастаханә коллективына шундый игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.

Студия белгече Людмила Зотова билгеләп үткәнчә,мондый бүләк-ул медицина хезмәткәрләренә авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерү мөмкинлеге. «Әлеге акция хәзер бөтен Россия буйлап уза. Безнең студияләр шулай ук акциягә кушылдылар. Без барлык табиблар, фельдшерлар, шәфкать туташлары, үз ялларын, йокларын, шәхси мәнфәгатьләрен онытып, күпмедер вакытка үз гаиләсен калдырып, үзләрен бу эшкә тулысынча бирүләрен һәм бернигә дә карамастан, үзләренең һөнәри бурычларын үтәүләрен аңлыйбыз. Аларга зур рәхмәт белдерәсебез килә".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International