Түбән Кама Периналь үзәкле Балалар шәһәр хастаханәсе медикларына «игелек җыелмасы» тапшырдылар

2020 елның 14 июле, сишәмбе

Бүген Түбән Каманың Периналь үзәкле Балалар шәһәр хастаханәсе хезмәткәрләренә “Татнефть” ГАҖ “игелек җыелмаларын” тапшырдылар. Җыелмалар пандемия башыннан коронавирус инфекциясенә каршы көрәшүче медикларга бирелде. Аларның бер өлеше Covidка анализ ясый торган лабораториядә эшли, бер өлеше бу анализларны ала, 20дән артык кеше эпидемия вакытында йогышлы авырулар бүлегендә эшли.

Кайберләре  «кызыл зона» да кизү тора, биредә коронавирус белән авыручыларны дәвалыйлар. Алар арасында – табиб анестезиолог-реаниматолог Николай Ильин. Якын арада госпитальдә эшләргә 1нче хирургия бүлегенең шәфкать туташы Татьяна Афиногентова барачак.

Периналь үзәкле Балалар шәһәр хастаханәсе медикларына барлыгы 51 азык-төлек җыелмалары тапшырылды. Табиблар мондый игътибарлары өчен рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International