Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы 2020 елның I яртыеллыгында ведомствоның гаммәви формалашкан максатларны һәм бурычларны үтәү нәтиҗәләре турында фикер алышуга чакыра

2020 елның 14 июле, сишәмбе

2020 елның 16 июлендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында ТР ССМ карамагындагы Иҗтимагый совет утырышы кысаларында 2020 елның I яртыеллыгында ведомствоның гаммәви формалашкан максатларны һәм бурычларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча иҗтимагый фикер алышу булачак. Утырыш дистанцион рәвештә онлайн-режимда узачак.

Иҗтимагый совет утырышында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм алдан теркәлү узган республика гражданнары катнаша ала. Онлайн-утырышка сылтама гражданинның электрон адресына җибәреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда халык фикере ярдәмендә дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту буенча проект гамәлгә ашырыла.

Проект кысаларында халык экспертлар белән бергә 2020 елга Министрлык өчен бурычлар формалаштырган иде. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы өчен бурычларны сайлау буенча онлайн-сораштыру ТР Дәүләт хезмәтләре порталында узды.

Нәтиҗәдә, түбәндәге максатлар һәм бурычлар сайланды:

1. Сырхауханәләрнең табиблар белән тәэмин ителү дәрәҗәсен 82,1% тан 84,2% ка кадәр арттыру.

2. Шешләрдән, шул исәптән яман шешләрдән үлүчеләр санын 1,2% ка киметү (2019 елда 100 мең кешегә -196; 2020 елда- 193,7).

3. УЗИ-аппаратлардан файдалану мөмкинлеген 70% тан 89% ка кадәр арттырырга, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә планлы тикшерүне көтү вакытын (14 көнгә кадәр) кыскартырга.

4. Табибка планлы кабул итүгә электрон язылу өлешен 65% тан 70% ка кадәр арттырырга.

5. Татарстан Республикасының ремонтланган стационар сәламәтлек саклау объектларын (хастаханәләр) өлешен 29,8% тан 35,1% ка кадәр арттырырга.

6. Квалификацияле категорияле табиблар санын 38% тан 40,2% ка кадәр арттырырга.

2020 елның I яртыеллыгында бурычларны үтәү турында тулы мәгълүмат Иҗтимагый совет утырышында экспертлар һәм гражданнар белән фикер алышуга тәкъдим ителәчәк.

Утырыш 2020 елның 16 июлендә 13: 00 сәгатьтә була.

Тутырылган анкетаны электрон адрес буенча җибәрергә: press.mz@mail.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International