"Гинекологларның интуициясе яхшы үсеш алган».
Ирина Геннадьевна 2012 елда Пермь дәүләт медицина академиясен тәмамлап, хәзер ТКҮРКПХнең 2 нче гинекология бүлегендә акушер-гинеколог булып эшли.
Үзенең һөнәри бәйрәмендә Ирина Геннадьевна үз һөнәренең серләре белән уртаклашты.
Нигә нәкъ менә гинекологияне сайладыгыз дигән сорауга ул: «Акушерлык һәм гинекология буенча курс узганда, миңа чын-чынлап кызык булды. Һәм мин шунда ук бу белгечлекне сайларга булдым. Хәзер мин дөньядагы иң яхшы коллективта эшлим. Безнең бүлек бик тату. Мин барлык коллегаларымны үз укытучыларым дип саныйм. Эльмира Магомедовна Магомедова, Ольга Юрьевна Хрусталева - алар минем өчен үрнәк, һәм аларның киңәшләре иң кыйммәтле", - дип җавап бирде.
- Ирина Геннадьевна, ә гинеколог нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
- Гинеколог хатын-кызларны, балаларны яратырга тиеш. Әлбәттә, безнең профиль табиблары сабыр булырга тиеш.
Авырлыклар аз түгел. Аерым контингент - ул йөкле хатын-кызлар. Алар үз-үзләренә җаваплы карый, чөнки алар үз тормышлары өчен генә җавап бирми. Алар белән һәрвакыт бик хасиятләп эшләргә кирәк. Хатын-кызга күңелсез хәбәр җиткергәндә бик авыр, биредә психолог та булырга кирәк. Бәхеткә, нигездә без йөклелекне саклыйбыз.
Гомумән, гинекологларның интуициясе бик яхшы үсеш алган. Күпчелек очракта, без операциянең нәтиҗәсен алдан ук беләбез. Иң мөһиме, һәрвакыт операциягә уңай кәеф белән бару. Уңышлы дәвалауның башка серләре юк.
- Үз эшегезне ни өчен яратасыз?
- Хатын-кызларның сәламәт, бәхетле булып китүләре, рәхмәт сүзләре әйтүләре бик куандыра. Катлаулы операцияләр уңышлы узгач, без алар өчен чын күңелдән шатланабыз.
- Сез коллегаларыгызга һөнәри бәйрәмегездә теләкләр телисез.
- Мин ачык, рәхмәтле пациентлар телим. Эшкә сөенеп йөрсеннәр. Барысына да сәламәтлек, һөнәри уңышлар, гаиләләренә тынычлык һәм иминлек телим!