Яшел Үзән РҮХнең йөрәк-кан тамырлары бүлегендә янгынны бетерүдә фидакарь гамәлләре өчен бүләкләү тантанасы узды.
Яшел Үзәннең 53 нче янгын-коткару часте территориясенә 2020 елның 22 маенда булган янгын вакытында авыручыларны эвакуацияләргә ярдәм иткән һәркемне: юл хезмәте хезмәткәрләрен, медикларны, мәктәп һәм көллият укучыларын, чакырдылар.
Нәкъ менә Яшел Үзән РҮХнең медицина хезмәткәрләре, шулай ук юлчылар һәм очраклы рәвештә үтеп барган яшүсмерләр ярдәме белән, янгын сүндерү бүлекчәләре килгәнче 70 кешене коткарып булды. Тагын 13 авыруны янгын сүндерүчеләр эвакуацияләде. Барлыгы 83 кеше эвакуацияләнде.
Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, 8нче янгын сагы федераль хезмәте башлыгы Зөфәр Хәлиуллин һәм Яшел Үзән РҮХ баш табибы вазыйфаларын башкаручы Рамил Мөхәмәтдинов барлык җыелганнарга рәхмәт сүзләрен әйтеп, рәхмәт хатларын тапшырдылар.