Сәламәтлек саклау министрлыгында министр Марат Садыйков рәислегендә Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы узды. Киңәшмә барышында коррупциягә каршы тору максатларында министрлык һәм ведомство карамагындагы учреждениеләрнең бюджет акчаларыннан һәм мөлкәтеннән файдаланганда законнарны үтәүне тәэмин итү өчен министрлыкта күрелә торган чаралар турында мәсьәләләр каралды. Катнашучыларга 2019 елда министрлык һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләр ихтыяҗлары өчен сатып алуларның анализын, шулай ук 2019 елда министрлык һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр ихтыяҗлары өчен дәүләт заказын урнаштыру нәтиҗәләрен күрсәттеләр. Шулай ук 2015-2022 елларга коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруда Министрлык Программасының 2019 елда үтәлеше турында фикер алыштылар.
Утырыш ахырында коррупциянең торышы һәм коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру турында хисап, шулай ук 2019 елда Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору турындагы законнарның үтәлешенә күзәтчелек нәтиҗәләре турында хисап тәкъдим ителде.