Өч бригада, яисә 39 табиб, шәфкать туташлары, санитар кызлар һәм дезинфекторлар, ике атна дәвамында, пациент гомерләрен саклап калу өчен көрәште.
Әлеге өч бригадага эсседә чумга каршы киемнәрдә эшләргә туры килде, әмма алар бу сынауны узып, үзләренең һөнәри бурычларын намус белән үтәде.
Хәзер алар ике атна күрмәгән гаиләләренә әйләнеп кайта. Рәхмәт сезгә, кадерле коллегалар! Без Сезнең белән горурланабыз!