Рәсүл Нариман улы Мусиев - ТКҮРКХнең травматология пунктының травматолог-ортопеды. COVID-госпитальдә Рәсүл Нариман улы инде өченче смена эшли. Август башында янә ике атналык вахтага басарга җыена. Рәсүл Нариман улы өч сменада профессиональ яктан ныгыды. Хәзер госпитальгә беренче тапкыр килгән коллегаларына кирәкле киңәшләр бирә һәм аларга ярдәм итә.
“Беренче сменамны яхшы хәтерлим. Ләкин бу соңгы сменам миңа иң авыры дип тоелды. Пациентлар да күбрәк иде, хәлләре дә начаррак булды. Күрәсең, эсселек тә авыруның барышына тәэсир иткән.
Безгә дә эсселек килүгә, костюмнарда эшләү бик авыр булды. Госпитальгә беренче тапкыр керүчеләргә мондый шартларда аеруча авыр. Әмма безнең командада бөтенесе, хәтта беренче тапкыр килүчеләр дә, бик булдыклылар. Без монда эшләргә генә килмибез, кешеләргә ярдәм итү өчен киләбез”.
- Рәсүл Нариманович, әйтегез әле, аеруча истә калган пациентлар һәм очраклар бармы?
- Бар. Госпитальгә беренче тапкыр килгәч, 9 палатада пациентым бар иде. 46 яшьлек спортчы. Ул өйдә озак дәваланган, әмма соңыннан госпитальгә эләгә, аның белән бергә улы да ята. Госпитализациядән соң пациентның хәле кискен начарлана. Бу пациентны реанимациягә күчерергә туры килә. Без Казаннан килгән коллегалары белән видеоконференцияне оештырып, дәвалауга төзәтмәләр керттек. Авыруның үзенчәлеге шундый иде ки, аңа иммунитетны баса торган препаратлар ясарга туры килде. Инде өч көннән пациент төзәлә башлады. Һәм чирне җиңде! Пациент бик рәхмәтле иде. Аны улы белән бер көндә чыгардык.
Барлык хезмәттәшләремә түземлек һәм тынычлык телим. Иң мөһиме, һәркемгә нык сәламәтлек һәм саклык чаралары турында онытмаска кирәк.