Түбән Кама РҮКХнең интенсив терапия палатасы белән кичектергесез кардиология бүлегенең шәфкать туташы Рәзидә Захарова йогышлы госпитальдә рәттән өч смена эшләгән. Әмма бу өченче смена эсселек аркасында медиклар өчен иң авыры булды. Пациентлар да авыр хәлдә китерелде, авыручалар саны да арткан иде.
“Мин авырып китсәм, туганнарыма йоктыру куркынычы булды, - дип сөйләде Р.Захарова. – Ә авыр пациентлар белән һәрвакыт эшләгәнгә күрә, госпитальдә эшләү куркытмады, хәер анда бик җиңел түгел. Тик барысын да ташлап, өйгә кайтып китәргә дигән уй юк иде. Пациентларыбыз авыр иде, аларны дәртләндерергә, тынычландырырга тырыштым”.
Бөтен кыенлыкларга карамастан, Рәзидә, госпитальдәге пациентларга ярдәм итәсе килеп, өч смена эшләде: “Алар безнең ярдәмгә, игътибарга мохтаҗ. Һәм бу минем, медицина хезмәткәренең бурычым – кешене авыру хәлдә калдырмау”.