“Республика медицина профилактикасы үзәге” ДАССУның спорт медицинасы бүлегендә “Зенит-Казан” һәм “Зенит-УОР” медицина тикшерүен үтте.
Спортчыларны табиб-белгечләр карады, клиник һәм функциональ тикшеренүләр үткәрелде. Тикшерү барышында спортчыларның PWC 170 методы белән физик эшкә сәләтлелеге билгеләнде.
Спорт медицинасы буенча табиблар уенчыларга нәтиҗәләрне әйтте.
Командага уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!