Бүген БРКХ директоры җитәкчелегендә клиника делегациясе Иннополис мәктәбендә булды.
Эш сәфәре барышында табиблар киләчәк мәктәбендә укытуда кулланыла торган инновацион методикалар һәм алымнар белән танышып, аларны хастаханә шартларына күчерү мөмкинлеге белән кызыксынды.
Клиникада дәваланучы балалар белән актив эш алып баручы педагоглар барлыгы сер түгел. Педагогик профиль хезмәткәрләре белем бирү процессында яшьтәшләреннән калышмас өчен зур тырышлык куя.
Мәктәп җитәкчеләре медикларга укыту учреждениясе буенча экскурсия үткәрде һәм табиблар сорауларына җавап бирде.