Спас районының ФАПларында РКХ табиблары белән онлайн-консультацияләрне башлап җибәрәчәкләр

2020 елның 24 июле, җомга

Республика клиник хастаханәсе һәм район үзәк хастаханәсе табиблары белән онлайн-консультацияләрне Татарстанның Спас районы ФАПларында башлап җибәрәчәкләр. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы телемедицина консультацияләрен «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында республиканың төрле районнарында башлап җибәрә.

Татарстанның Спас районы үзәк хастаханәсе карамагында районда барлыгы 32 фельдшер-акушерлык пункты эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International