"Кешенең сулыш ала алмавын күзәтү авыр"

2020 елның 27 июле, дүшәмбе

Ике яклы пневмония белән СOVID-госпитальгә эләккән Түбән Камадан Дмитрий Копейкин табибларга фидакарь хезмәтләре һәм барлык пациентларга игътибарлы мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерде. Ир дәвалану курсын узган һәм өйдә ике атна дәвамында үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә тиеш.

8 июльдә Дмитрийның температурасы күтәрелде. Икенче көнне терапевт чакыртып, табиб дарулар язып бирде. Ә 13 июльдә табиб ир-атны компьютер томографиясенә җибәрә, ул үпкәләрнең 15% ын зарарланганын күрсәтә. 16 июльдә температура 38°С га кадәр күтәрелеп, төшмәде. Дмитрий ашыгыч ярдәм хезмәтенә шалтырата, аны яңадан тикшерү өчен хастаханәгә илтәләр. Компьютер томографиясе үпкәләрнең 25-50% зарарлануын күрсәтте.

"Икенче тапкыр тикшерелгәннән соң мине госпитальгә җибәрделәр, шунда ук системалар куйдылар, антибиотиклар билгеләделәр. Табиблар, чыннан да, бик кайгыртучан”, - диде Д.Копейкин.

Бигрәк тә Д.Копейкин Түбән Кама госпитале табибларына Адам Эльдиевка һәм Ленар Миңнегуловка һәм шәфкать туташларына рәхмәт белдерде.

“Кешенең сулыш ала алмавын күзәтү авыр. Әлбәттә, соңыннан аларга җиңелрәк була, әмма мондый халәткә җиткермәү яхшырак. Шуңа күрә җәмәгать урыннарында битлек һәм перчаткалар киегез һәм үзегезне саклагыз," - диде Д. Копейкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International