Хезмәт ветераны Илдус Мостюков 92 яшендә коронавирус белән авырган. Республика клиник хастаханәсе госпиталендә дәваланып, ул күптән түгел өенә чыгарылды.
«Берничә көн температурам 39 градустан төшмәде. Аннары хастаханәгә эләктем», — дип сөйләде Илдус Мостюков.
«Бөтен көчем белән чиргә каршы торырга тырыштым», — диде Илдус Мостюков «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Илдус Мостюков Йогышлы авырулар госпиталендә эшләүче барлык табиблар бик квалификацияле булуын билгеләп узды. «Аларның дөрес дәвалау билгеләве нәтиҗәсендә исән калдым, савыгып чыктым», — дип билгеләп үтте ул.
«Татар-информ» МА материаллары буенча