Татарстанда 100 көн эчендә Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусын төзеделәр. Бүген подрядчы бинаның техник документация таләпләренә туры килүе турында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге бәяләмәсе алды.
Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең икенче корпусын төзү 2020 елның апрелендә башланган иде. Хастаханә проектын «Татинвестгражданпроект» ДУП эшләгән.
15 мең квадрат метр мәйданлы дүрт катлы корпус 232 койкага исәпләнгән. Корпусны заманча югары технологияле медицина җиһазлары, шул исәптән ИВЛ аппаратлары, компьютер томографы, рентгенология, эндоскопик һәм УЗИ-җайланмалар белән тәэмин итү планлаштырыла.
2020 елның июлендә төзелеш мәйданчыгында РФ Премьер-министры Михаил Мишустин булды, ул төзелеш оешмаларының эшен технологияләрнең һәм эш процессларын оптимальләштерүнең үрнәк берләшмәсе дип атады. РФ Хөкүмәте башлыгы илнең башка төбәкләренә хастаханә төзелешен үрнәк итеп алырга тәкъдим итте.