Яр Чаллының 5нче номерлы Шәһәр хастаханәсе йогышлы авырулар госпитале буларак эшен туктата

2020 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

6 августтан «5нче шәһәр хастаханәсе» ДАССУның стационары вакытлыча йогышлы авырулар госпитале буларак эшен туктата. Клиникада булган барлык авырулар я тернәкләнеп өйгә кайтарылганнар, я башка «ковидлы» госпитальләргә күчерелгән. Бүгенге көндә хастаханәдә тулы дезинфекция үткәрелә. Киләсе атнада стационар яңадан күппрофильле хастаханә буларак эшне дәвам итәчәк.. Пациентларга ашыгыч медицина ярдәме тулы күләмдә күрсәтелер, ә планлы эш режимына этаплап кайту булыр дип көтелә.

5нче Шәһәр хастаханәсе базасында госпиталь ябылганнан соң, респиратор-вирус йогышы билгеләре булган пациентларны Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсендә кабул итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International