Иннополисның медицина үзәгендә коронавирус кичергән пациентлар тернәкләдерү курслары уза алачак

2020 елның 12 августы, чәршәмбе

Иннополисның медицина үзәгендә коронавирус кичергән пациентлар тернәкләндерү курсларын уза ала. Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсе каршындагы Иннополисның медицина үзәге COVID-19, шулай ук пневмония белән авырган пациентларга реабилитация процедураларын үткәрә башлады.

Пациентларга белгеч консультация бирә, шулай ук тернәкләндерүдә дәвалау физкультурасы, сулыш гимнастикасы, дәвалау медицина массажы ясала, шулай ук физиотерапиянең заманча алымнары кулланыла.

Пациентлар медицина реабилитациясенә расланган күрсәтмәләр буенча клиник тәкъдимнәр нигезендә җибәрелә. Стационардан чыкканнан соң 14 көннән табиблар пациентларга яшәү урыны буенча участок терапевтына мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. Реабилитация ММИ полисы буенча дәүләт гарантияләре программасы кысаларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International