Татарстан Республикасында 17 августтан 26 августка кадәр көчле эчәк инфекцияләрен һәм гөмбәләр белән агулануны кисәтү буенча тематик ункөнлек уза.
Эчәк инфекцияләренә корсаклы тиф, паратифлар, эшерихиоз, сальмонеллез, дизентерия, холера, ботулизм һ. б. керә.
Кеше авызына микроб эләгеп зарарлана. Авыру акрынлап башлана: хәлсезләнә, өшетә, баш авырта, аппетит югала, укшыта, косу, еш һәм сыек тәрәт. Аннан температура 39-40 градуска кадәр күтәрелә.
Бу билгеләр барлыкка килгәндә кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Көчле эчәк инфекцияләрен кисәтү өчен
1. Кулларны азык әзерләү алдыннан, ашаганчы һәм бәдрәфтән соң юарга;
2. Азык-төлекне чиста тотарга;
3. Чебеннәрне ризыкка кундырмаска;
4. Суүткәргечтән килгән суны кайнатып кулланырга;
5. Җәйге чорда бары тик махсус билгеләнгән урыннарда гына коенырга, балаларга суны йотмаска киңәш ителә.