Быел Чистай РҮХнең 50 хезмәткәренең балалары беренче сыйныфка барачак. Традиция буенча, уку елы башланыр алдыннан Чистай РҮХ җитәкчелеге һәм сәламәтлек саклау профсоюз комитеты беренче сыйныф укучыларының ата-аналарын бу мөһим вакыйга белән котлады һәм тантаналы рәвештә аларга иҗат өчен җыелмалар тапшырды.
Чистай районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе мәгълүматларына караганда, 2020-2021 уку елында Чистай муниципаль районында 900 дән артык бала беренче сыйныфка барачак, алар арасында 50се — Чистай РҮХ медицина хезмәткәрләренең балалары.