Геройлар безнең арада

2020 елның 24 августы, дүшәмбе

Түбән Кама РҮКПХнең ашыгыч медицина ярдәме станциясе фельдшеры Руслан Каштымов Сочида суга батучы туристны коткарды.

Август башында фельдшер гаиләсе белән Сочида ял итә. Пляжда гадәттән тыш хәл була. Ял итүчеләр ир-атның диңгездә батуын күреп, аны судан чыгара, әмма кеше суламый инде. Руслан Анатольевич ерак түгел иде, ул шунда ук ашыгыч ярдәм килгәнче зыян күрүчегә реанимация чараларын үткәрә. Шуннан ир аңына килә.

Ул үзен герой дип саныймы, дигән сорауга, Руслан Каштымов: "Юк, бу минем өчен гадәти эш. Мин читтә кала алмадым. Бу ир-атка бәхет елмайды, дип уйлыйм, чөнки барысы да фаҗига белән тәмамланырга мөмкин иде бит. Зыян күрүче үз аңына килгәч, мин аны ашыгыч ярдәм бригадаларын көтәргә үгетләдем. Шуннан соң без аның белән бүтән күрешмәдек. Аның барысы да әйбәттер".

Руслан Каштымов медицина һөнәрендә 13 ел. Түбән Кама хастаханәсе хезмәткәрләре аны һөнәри осталыгы өчен югары бәяли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International