74 яшендә озак авырудан соң, Татарстанның Атказанган табибы, югары категорияле табиб Семенов Борис Васильевич вафат булган. Борис Васильевич 2014 елга кадәр Республика клиник хастаханәсенең эренле авырулар хирургиясе бүлеге белән җитәкчелек иткән.
Борис Васильевич коллективта яшь белгечләргә абруйлы остаз, хезмәттәшләренә иптәш булган. Ул даими рәвештә үзенең һөнәри дәрәҗәсен күтәргән, клиниканың иҗтимагый тормышында актив катнашкан. Эшкә зур җаваплылык белән караган.
Татарстанның Республика клиник хастаханәсенең хезмәттәшләре һәм хезмәткәрләре Борис Васильевичның туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашалар.
Табиб белән хушлашу 2020 елның 28 августында 10.00 сәгатьтә, Габишев ур., 31 адресы буенча булачак.
Борис Васильевичны Самосырово зиратында җирлиләр.