Татарстан сәламәтлек саклау министры боерыгы белән Кама балалар медицина үзәгенең баш табибы итеп балалар хирургы Марат Насыйбуллин билгеләнде.
Марат Насыйбуллин 2009 елда Казан медицина университетын «педиатрия» белгечлеге буенча тәмамлаган. 2012 елда Кама дәүләт инженер-икътисад академиясендә «оешма менеджеры» белгечлеге буенча дипломы алган.
Ул хезмәт эшчәнлеген 2010 елда Казанның 7нче поликлиникасында башлаган. 2016 елда Әлмәттә «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең медсанчастендә эшләгән, аннары 2018 елга кадәр Мәскәү Сәламәтлек саклау департаментының Башляева исемендәге Балалар клиник хастаханәсендә хезмәт куйган.
2019 елның гыйнварында Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгенә күчкән, 2020 ел башында медицина учреждениесенең баш табибы урынбасары итеп билгеләнгән.