Марат Садыйков Татарстанның медицина хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды

2020 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында медицина хезмәткәрләренә дәүләт, ведомство һәм җәмәгать бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. Бүләкләрне Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков тапшырды.

Бүләкләнүчеләр исемлеге һәм бүләкләр тапшырылды:

"Сәламәтлек саклау отличнигы" күкрәк билгесе

1. Сәгъдиева Рушания Гаян кызы - Яр Чаллы шәһәренең «6 нчы шәһәр сырхауханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең табиб-неврологы.

2. Шәрипова Лилия Рәис кызы - Яр Чаллы шәһәренең «3 нче стоматология сырхауханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең баш табибы.

«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале

1. Авраменко Феруза Корбан кызы-Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар Республика клиник хастаханәсенең Пульмонология бүлегенең палата шәфкать туташы.

2. Бекмухамедов Эдуард Азамат улы-Казан (Идел буе) федераль университетының Медицина-санитар часте сырхауханәнең 2 нче терапевт бүлегенең табиб-терапевты.

3. Имаметдинова Кадерия Роберт кызы-Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенең 5нче номерлы йогышлы авырулар бүлегенең палата шәфкать туташы.

4. Суслов Андрей Михайлович-Казан шәһәре Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең ашыгыч медицина ярдәме станциясе өлкән табибы.

«Татарстан Республикасының Атказанган табибы» мактаулы исеме

1. Әхмәтҗанова Галия Закарьевна-Түбән Кама РҮКХнең 3нче сырхауханәсенең хатын-кызлар консультациясенең ультратавыш диагностикасы табибы.

2. Заһидуллина Лилия Зиннур кызы-Казан шәһәренең 7нче номерлы балалар сырхауханәсенең табиб-педиатры һәм участок табибы.

3. Зимагулов Рөстәм Тәлгать улы –Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең табиб-хирургы - хирургия бүлеге мөдире.

4. Сәгъдиев Ринат Дамир улы – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры Әлмәт филиалының 2нче бүлек мөдире-табиб-онкологы.

5. Сәляхова Фирдания Малик кызы-Кукмара РҮХнең балалар сырхауханәсенең участок табиб-педиатры.

6. Спульник Сергей Владиславович-ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика суд-медицина экспертизасы бюросы суд-биология бүлегенең суд-медицина эксперты табибы.

7. Тимиршин Фирнат Ваһап улы-Лаеш РҮХнең сырхауханә бүлегенең табиб-хирургы.

«Татарстан Республикасының Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» мактаулы исеме

1. Гайнуллина Минзифа Зиннур кызы-Лаеш РҮХ поликлиник бүлегенең гомуми практика табибының шәфкать туташы.

2. Гыйниятова Галина Ивановна-Чистай РҮХнең 2 нче номерлы Шәһәр хастаханәсенең неврология бүлегенең шәфкать туташы.

3. Мөхәммәтгалиева Лилия Габдулла кызы-Казан (Идел буе) федераль университетының медицина-санитар часте сырхауханәсенең консультатив-диагностика бүлегенең фельдшерлык сәламәтлек саклау пунктының шәфкать туташы.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте

1. Бабушкина Любовь Александровна-Казан шәһәренең 4 нче балалар шәһәр сырхауханәсенең баш хисапчысы.

2. Мостафин Рәис Роберт улы-Чистай РҮХнең баш табибы.

 "Фидакарьлек өчен " истәлек медале

1. Кадыйров Рөстәм Наил улы - "Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе" дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең ашыгыч медицина ярдәме фельдшеры

2. Корбикова Людмила Петровна-Чистай РҮХ сырхауханәсенең участок табиб-терапевты.

3. Хисамиева Гөлназ Альберт кызы – Яр Чаллы шәһәренең 5нче номерлы Шәһәр хастаханәсенең терапия бүлеге мөдире-табиб-терапевты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International