26 августта Казан шәһәренең сугыш ветераннары госпиталендә физиотерапия белгечләре, табиблар һәм урта медицина персоналы өчен, стохастик кырда магнитотерапияне һәм «MANTIS MR 991» (Италия) аппараты ярдәмендә эндомассажны берләштергән физиотерапиянең инновацион технологияләрен куллану буенча укыту семинары булды.
Әлеге методиканың уникальлеге шунда ки, неврология һәм травматология-ортопедия профилендәге пациентларның 85,7% ында ялкынсыну, авыру һәм спастик синдромнарны киметергә мөмкинлек бирә.