Республика кан үзәгендә хәйрия донор акциясе узды

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

Республика кан үзәгендә «Донор булып кал!» хәйрия акциясе үтте.

Кунаклар арасында даими, шул исәптән мактаулы донорларны, шулай ук беренче тапкыр килгән донорларны очратырга мөмкин иде.

Донор хәрәкәтенә спортчылар да кушылды. "Бу игелекле чараны оештыручыларга рәхмәт белдерәсем килә",- диде Сәйфуллин Илназ Ирек улы, кикбоксинг буенча 3 тапкыр дөнья чемпионы, 9 тапкыр Россия Федерациясе чемпионы.

Үткәрелгән чара нәтиҗәсендә кан банкы 38 литр канга тулыланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International