Түбән Кама шәһәренең 122 меңнән артык кешесе ТКҮРКХ сырхауханәләрендә прививка ясатачак

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

Хастаханәнең административ-көнкүреш корпусының 20 хезмәткәре иң беренчеләрдән булып гриппка каршы прививка ясатты, алар арасында баш табиб урынбасарлары һәм бүлекчә җитәкчеләре дә бар иде.

Бу көздә 165 меңнән артык түбәнкамалы гриппка каршы прививка ясатырга тиеш. Шуларның 122 меңнән артыгы Түбән Кама РҮКПХнең сырхауханәләрендә прививка ясалачак. Вакцинацияләү башланды инде.
Беренче чиратта прививкаларны медицина хезмәткәрләре, педагоглар, хроник авырулардан җәфа чигүче кешеләр, өлкәннәр, уку йортлары укучылары һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр, йөкле кешеләр ясарга тиеш.

Хәзерге вакытта ике төр вакцина – «Совигрипп» һәм «Флю-М» килде.

Прививка ясау кампаниясендә-2020 һәркем катнаша ала. Моның өчен яшәү урыны буенча участок терапевтына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International