Яр Чаллы шәһәренең 3нче номерлы балалар сырхауханәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны медицина белән тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Яр Чаллы шәһәренең 3 нче номерлы балалар сырхауханәсендә мәктәпкәчә балалар учреждениеләре вәкилләре катнашында киңәшмә узды.
Утырыш эшендә шәһәр балалар бакчалары мөдирләре һәм медицина хезмәткәрләре, сырхауханәнең баш табибы вазыйфаларын башкаручы Илья Щелконогов, юрисконсульт Венера Төхвәтуллина, оештыру-методик бүлеге башлыгы Тәлгать Фәрваев катнаштылар.
Очрашу барышында бүлек мөдире Әминә Азмагулова балалар бакчасында медицина белән тәэмин ителеш һәм 2019 ел эш нәтиҗәләре турында чыгыш ясады. Ул шулай ук балалар бакчаларында медицина белән тәэмин итүдәге бурычлар турында да сөйләде. Шуннан соң табиб-аллерголог-иммунолог Зөлфия Касыймова гриппка каршы булачак вакцинация турында сөйләде.