2020 елның 17 сентябрендә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы Росздравнадзор һәм Россиядә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вәкиллеге белән берлектә Бөтендөнья пациентларның иминлеге көненә багышланган чаралар үткәрү көтелә.
Пациентларның куркынычсызлыгы – ул медицина ярдәмен күрсәтүнең төп принцибы. Пациентларның куркынычсызлыгын сәламәтлек саклауның төп приоритеты буларак танып, Бөтендөнья сәламәтлек саклау ассамблеясенең 72нче сессиясе чикләрендә 194 ил 17 сентябрьне Бөтендөнья пациентларның куркынычсызлыгы көне дип игълан ителгән.
Бөтендөнья пациентлар куркынычсызлыгы көнен уздыру турында мәгълүмат Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы https://minzdrav.gov.ru һәм Росздравнадзор идарәсе https://roszdravnadzor.gov.ru/ сайтларында урнаштырылган.
2020 елда Россия Федерациясендә Бөтендөнья пациент куркынычсызлыгы көнендә түбәндәге чаралар планлаштырылган:
- Сәламәтлек саклау өлкәсендә куркынычсызлык буенча Бөтенроссия олимпиадасы;
- Пациентлар иминлегенең актуаль мәсьәләләре буенча интерактив тавыш бирү;
- "Сәламәтлек саклауда сыйфат лидеры" Бөтенроссия бәйгесе.
Татарстан Республикасында узачак чаралар программасы Росздравнадзорның Татарстан Республикасы буенча территориаль органының рәсми сайтында урнаштырылачак reg16.roszdravnadzor.gov.ru