Беренче сентябрьдә Түбән Кама муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Венера Рәхимова медицина көллияте студентларын яңа уку елы башлану белән котлады һәм йогышлы авырулар госпиталендә эшләгән егет-кызларга мактау грамоталарын тапшырды.
22 студент кече медицина персоналы буларак йогышлы госпитальдә хезмәт куйган. Кемдер ике атналык сменаны,ә кемдер дүрт сменаны да эшләгән.