РКХ күчмә сырхауханәсе табиблары Лаеш районы халкын кабул итә башлады

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

Республика клиник хастаханәсенең күчмә сырхауханәсе Лаеш районында авыл халкын кабул итә башлады. Шушы көннәрдә Егорьево авыл җирлеге Каипы авылында яшәүчеләр белгечләрнең консультацияләрен алды.

Исегезгә төшерәбез, авыл халкының сәламәтлеген тикшерү өчен күчмә медицина комплекслары Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча сатып алынган. Барлыгы 4 мобиль комплекс булдырылган. Һәр шундый автоклиникада кардиолог, невролог, уролог, кан тамырлары хирургы, акушер-гинеколог һәм офтальмолог кабинеты урнашкан. Лаборатория тикшеренүләре кабинеты да каралган. Авыл җирлегенә шулай ук УЗИ-диагностика мобиль аппаратын да алып киләләр. “Күчмә сырхауханәләр” проекты Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International