БРКХ хирурглары органнарының сирәк мутацияле балага операция ясадылар

2020 елның 4 сентябре, җомга

Балалар Республика клиник хастаханәсенең кече яшьтәге балалар өчен хирургия бүлеге табиблары балага органнарның сирәк мутациясенә операция ясадылар.

БРКХ кече яшьтәге балалар өчен хирургия бүлегенең күп кенә пациентлары кебек үк, бала туганнан соң ук клиникага китерелә. Балада ана карынында ук эчәкләрнең үткәрмәүчәнлеге – уникелле эчәкнең атрезиясе булуы ачыклана. Кичектергесез хирургия тыкшынуы таләп ителә.

Операцияне лапароскопиядән башладылар. Оператив тыкшыну вакытында балада  мальротация синдромы (эчәклекне ротацияләү һәм фиксацияләү бозылган) булуы ачыклана, эчәклек җыерчасы төзелеше аномалиясе һәм «пагоды» синдромы яки «алма кабыгы» синдромы, феталь перитонит билгеләре бар иде.

- Бу очрак үз эченә берничә аномалияне җыйган. Үз тәҗрибәмдә мондый очрак белән беренче тапкыр очрашу иде. Әдәбиятта, моңа охшаган берничә генә очрак тасвирланган",-дип сөйли табиб-балалар хирургы Мария Александровна.

Операция ууңышлы үтте, бала коткарылды, хәзерге вакытта баланы дәвалау дәвам итә, - дип шәрехләде БРКХ табиб-хирургы Мария Зыкова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International