Балаларда калкансыман биз авыруларын кисәтү

2020 елның 4 сентябре, җомга

Татарстанда 1-10 сентябрьдә калкансыман биз авыруларын кисәтү буенча ункөнлек  уза. Бу авыруларның балаларда барлыкка килү сәбәпләре һәм кисәтү әһәмияте турында Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәкле белән Балалар шәһәр хастаханәсенең эндокринологы Альмира Әминова сөйләде:

«Йоддефицит нигезендә йод кытлыгы ята. Без йоддефицит зонасында яшибез, ә җәмәгыятьтә күмәкләп кисәтү чараларын күрү, кызганычка, җайга салынмаган. Совет чорында бу балалар бакчаларында, мәктәпләрдә оештырылган иде. Хәзер йоддефицит халәтен кисәтү өчен ата-аналар җаваплы, һәм көн саен балага өстәмә йод препаратлары бирергә тиеш. Әлбәттә, алдан педиатр белән киңәшләшергә кирәк, ул сезнең бала өчен йод препаратының кирәкле дозасын билгеләячәк.

Йод дефицитының үзенчәлекле билгеләре юк, ләкин кеше башка төрле халәтенә зарланырга мөмкин. Неврология, кардиология, соматик юнәлештә зарланулар, бала физик үсештә артта калырга мөмкин (авырлык-үсеш факторлары яшькә туры килми), бу еш салкын тиеп авырулар, хроник авырулар формалашуы булырга мөмкин.

Шуның әйтү мөһим, йоддефицит зоналарында яшүсмерләр арасында интеллект дәрәҗәсе 18-30% ка түбәнрәк дип табылды.

Беренче чиратта йод препаратларын йөкле, имезүче хатын-кызларга, балаларга һәм яшүсмерләргә кабул итәргә кирәк. Калганнарга гадәти тоз урынына йодлы тоз куллану да җитә.

Көндәлек туклануга йодка бай азык-төлекне кертегез – диңгез кәбестәсе, диңгез балыгы һәм башка диңгез продуктларын, шулай ук ит, сөт ризыкларын һәм әстерхан чикләвеген ашагыз.

Сәламәт булыгыз!»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International