Перинаталь үзәкле Балалар шәһәр хастаханәсе хезмәткәрләре Түбән Камада башланган прививка кампаниясенә кушылдылар.
Бүген грипптан 2-нче номерлы балалар поликлиникасы медиклары вакцинацияләнде, якын көннәрдә аларга 1-нче номерлы сырхауханә, перинаталь үзәк һәм хатын-кызлар консультациясе белгечләре кушылачак.