Түбән Кама хастаханәләренең баш табиблары гриппка каршы прививка ясатты

2020 елның 7 сентябре, дүшәмбе

Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Венера Рәхимова, шәһәр һәм районның дәвалау оешмаларының баш табиблары һәм аларның урынбасарлары, шулай ук медицина мәгълүмат-аналитик үзәгенең хезмәткәрләре прививка ясау кампаниясенә кушылды һәм гриппка каршы вакцинация ясады.

Гриппка каршы прививканы барлык теләүчеләр дә ясый ала. Прививкалар бушлай ясала.

Прививканы ясату өчен яшәү урыны буенча сырхауханәгә мөрәҗәгать итәгәргә кирәк. Терапевт пациентны тикшергәннән соң, прививка ясау кабинетына җибәрәчәк. Өстәмә мәгълүматны сырхауханәнең регистратурасына шалтыратып белеп була.

Барлык сораулар буенча телефон аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин:

1нче номерлы сырхауханә (Менделеев ур., 46) - 24-35-55 һәм 24-35-02;

2 нче номерлы сырхауханә (Төзүчеләр ур., 10Д) - 24-34-02 һәм 24-34-05.

Кама Аланы сырхауханәсе: 33-62-78.

Якын арада балалар өчен вакцина килүе көтелә. Балаларга прививкалар бакчаларда һәм укыту учрежденияләрендә, шулай ук яшәү урыны буенча сырхауханәләрдә ясатып булачак.

Барлык сораулар буенча телефон аша регистратурага мөрәҗәгать итәргә мөмкин:

«Солнечная» сырхауханәсе : 39-90-60.

2 нче номерлы сырхауханә: 36-48-93.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International