Яр Чаллы Кама балалар медицина үзәгендә «Күз яшьләрсез дөнья» хәйрия программасы кысаларында бәйрәм үтте

2020 елның 9 сентябре, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә ВТБ банкының «Күз яшьләрсез дөнья» хәйрия программасы кысаларында  «Тыныч йокы, нәниләр!» («Спокойной ночи, малыши!»)  геройлары белән бәйрәм үтте.

ВТБ перинаталь үзәкнең яңа туган балаларын реанимацияләү бүлеге өчен үпкәләрне ясалма вентиляция аппараты сатып алуны 3 000 000 сумга финанслаган.

«Күз яшьләрсез дөнья» — ВТБ банкының үз хәйрия программасы, ул балалар сәламәтлек саклау учреждениеләренә ярдәм итү һәм балаларга медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын күтәрү өчен булдырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International