"Коронавирус йогышын кисәтү кагыйдәләре" темасына компьютер дизайны плакатларының республика бәйгесе нәтиҗәләре буенча Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәкле Балалар шәһәр хастаханәсенең физиотерапия бүлегенең өлкән шәфкать туташы Нина Каргалева "сәламәт гадәтләр"дигән плакат өчен мактаулы 2 урынны алды.
Республика конкурсы 2020 елның 20 июненнән 28 августына кадәр дәвам итте. Конкурста катнашу өчен Татарстан Республикасының 20 муниципаль районыннан һәм шәһәр округларыннан 60 тематик плакат тәкъдим ителде.