Казанда 25 нче тапкыр Бөтенроссия Аеклык бәйрәмен билгеләп узалар.
«Ел саен 11 сентябрьдә Бөтенроссия аеклык бәйрәме үткәрелә. Ул массакүләм һәм мәдәни чаралар, наркология учреждениеләрендә ачык ишекләр көннәре, белем бирү оешмаларында һәм хезмәт коллективларында лекцияләр һәм башка агарту чараларын үз эченә ала», — дип билгеләп үтте Республика наркология диспансерының медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Резеда Хаева.