Татарстанда сайлау участокларында гриппка каршы вакцинацияләү башланды

2020 елның 11 сентябре, җомга

Сайлау участокларында гриппка каршы прививка ясатырга була. Әйтик, Казанда вакцинацияләү 249 һәм 205 участокларда уза. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары-Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков сөйләде.

"Участокларда вакцинацияләү өч көн узачак: җомга, шимбә һәм якшәмбе. Әмма прививканы барлык сайлау участокларда ясатып булмаячак. Кайбер объектларда вакцинацияләү үткәрү мөмкин түгел", — дип билгеләп үтте спикер.

Жаворонков искәртеп киткәнчә, прививка ясатырга теләгән кешене алдан табиб тикшерергә тиеш.

"Татар-информ" МА материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International