ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов «Чистай районы үзәк хастаханәсе»нә эш визиты белән булды. Ул стационарның капиталь ремонты барышы белән танышты һәм дәвалау учреждениесен яңартуны төгәлләү турында фикер алышты.
Очрашуда баш табиб Рәис Мостафин, хастаханә директоры Ленар Кашапов, «Главинвестстрой РТ» ДКУ вәкиле Игорь Мелешин, «СМ Строй-инвест» ҖЧҖ генераль директоры Рим Сабитов, «Татинвестгражданпроект» ДУП вәкиле Заһит Шәйхетдинов һәм башкалар катнашты.