Татарстанда өч көн эчендә сайлау участокларында гриппка каршы 57 239 прививка ясалган. Республика башкаласында 16 973 кеше вакциналаштырылган. Тавыш бирү пунктларында куркынычсызлык чаралары үтәлде, гриппка каршы прививканы ясарга барлык теләүчеләргә тәкъдим иттеләр.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда тавыш бирү 11-13 сентябрь көннәрендә узды. Бер үк вакытта республикада дүрт сайлау кампаниясе оештырылды: ТР Президентын һәм хакимиятнең җирле органнары депутатларын сайлау, шулай ук РФ Дәүләт Думасына һәм ТР Дәүләт Советына сайлаулар. Татарстанлыларның уңайлыгы өчен гадәти участоклар да, тавыш бирү өчен мобиль участоклар да эшләде.
ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков шимбә көнне, 12 сентябрьдә, автобуста тавыш бирде, чөнки аның участогында тавыш бирү бу көнне йорт яны территориясендә барды. Бердәм тавыш бирү көнендә ул Балтач районына эш визиты белән килде, анда ул сайлау участокларының эш барышы белән танышты.